565bd45ad045c

Тукай районы башлыгы Гөлзада Рзаевага рәхмәтен җиткерде.

Район чараларының күп өлеше Чаллы шәһәре «Энергетик» мәдәният йортында уза. Тукайлылар өчен бу күнегелгән, килергә гадәтләнгән мәдәният учагы. Иң мөһиме: биредә безне һәрчак якты йөз, тәмле тел белән каршы алалар. Атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев «Энергетик» мәдәният йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины, бик күп башка мәртәбәле исемнәргә ия сәнгать остасы Гөлзада Рзаевага Рәхмәт хаты тапшырды. 

Гөлзадә Мөхәммәт кызы хезмәт юлын безнең районда Әҗмәкәй клубында башлап җибәрә. Ул үзенең яшь белгеч булып эшкә килгән елларын сагынып искә ала. Аерым хөрмәткә лаек мәдәният остасы, теләсә нинди чараны югары дәрәҗәдә оста оештыручы Гөлзада ханым үзе легендар кеше. Шушы җирлектә туып-үскән, бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган шәхес, районыбызның өлкән яшьтәге игенчеләре аның кыр станнарына агитбригада белән килгән чакларын хәтерли булыр.

– Гөлзадә Мөхәммәтовна җиң сызганып Чаллыга хезмәт итә, районыбызны да чит күрми. Риясыз хезмәтегез өчен зур рәхмәт! – диде Васил Гариф улы.

Источник: http://www.tukai-rt.ru/tt/hbrl/item/14295-rayon-bashlyigyi-g

Скачать адаптивные Joomla 3 шаблоны.