Бүген 26 апрель көнне Тынычлык проспектында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле үз янына шәһәрдәшләребезне һәм шәһәребез кунакларын җыйды.Биредә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның олуг юбилее – 130 еллыгы уңаеннан “Тукайга чәчәкләр” исемле шәһәркүләм әдәби - музыкаль кичә узды.
Тукай һәйкәле янында бәйрәм чаралары иртәннән үк башланды, башта балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, аннан мәктәп укучылары Тукай шигырьләрен, әсәрләрен укыдылар, төрле экият геройлары булып уйнап матур тәрбияви чарада катнаштылар.
“Тукайга чәчәкләр” исемле әдәби кичә татарның гимнына әверелгән “Туган тел” җырын бергәләп җырлаудан башланды. Аннары Тукай һәйкәленә чәчэкләр салу оештырылды.
Котлау сүзе белән Яр Чаллы шәһәре Үзәк район Башкарма комитеты җитәкчесе Галимов Искәндәр Нургаләм улы чыгыш ясады. Ул шулай ук әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә уздырылган традицион шәһәркүләм бәйге нәтиҗәләрен дә игълан итте. “Сәнгать ” номинациясендә Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Пашин Анатолий Алексеевич, ә “Әдәбият ” номинациясендә язучы, Россия язучылар берлеге әгъзасы, “Аргамак. Татарстан” әдәби журналының баш мөхәррире, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Яр Чаллы шәһәренең Почетлы гражданины Алешков Николай Петрович җиңү яуладылар, диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Әдәби – музыкаль кичә матур җырлар һәм шигъри юллар белән үрелеп барды. Кичәдә Яр Чаллы шәһәренең язучылары, шагыйрьләре, каләм тибрәтүчеләренең дә чыгышлары җылы кабул ителде.
Шәһәребезнең татар дәүләт драма театры һәм “Мастеровые” рус драма театры артистларынның чыгышы бәйрәмгә матур бизәк булды.
Шигърият бәйрәмендә 54 нче санлы гимназиянең 4 нче сыйныф укучысы Алмира Ахунҗанова “Шүрәле” әсәре белән чыгыш ясады. Алмира быел шәһәр күләмендә уздырырылган “Нәфис сүз” бәйгесенен җиңүчесе дә.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә ветераны Рәшит Мәүләвиев, композитор, автор – башкаручы Илнур Фәйзуллин, “Энергетик” мәдәният сарае каршында эшләп килүче “Заман” вокаль ансамбле (җитәкчесе Галлямов З.Г.) чыгыш ясадылар.
Бәйрәм бик матур, эчтэлекле узды.
Тукай рухы яшәгәндә, Тукай моңы чыңлаганда, татар милләтенең киләчәккә ышанычы өметле һәм якты булыр!
- Подробности
- Опубликовано: 26 Апрель 2016