В большом зале Дворца культуры "Энергетик" прошел литературно-музыкальный вечер "Туган тел - халык күңеле", приуроченный Международному дню родного языка, в рамках празднования Года родных языков и дружбы народов.

Татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне зурлау, хөрмәтләү, саклау һәм үсеп килүче буынга бар матурлыгы белән җиткерү максатыннан, 18 нче февраль көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Халыкара тел көне уңаеннан, «Туган тел – халык күңеле» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә шәһәребез һәм Тукай районының урта белем бирү мәктәпләренең урта һэм югары сыйныф укучылыры, шулай ук татар теле һәм әдэбияты укытучылыры катнашты.
Быел кичә тулысы белән халкыбызның бөек, кабатланмас шәхесләре – Халык шагыйре Габдулла Тукай һәм Герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланды. Кичәнең программасы нигезендә татар телендә иркен аралашу, бөек шәхесләребезнең тормыш – иҗат юлын искә төшерү, тарихи видеоязмаларны карау булды.
53 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннеханова Гөлназ Миннебаевнаның чыгышын бик тә яратып тыңладылар, ул туган телебезнең матурлыгы, бүгенгесе һәм киләчәге турында канатлы фикерләр әйтте.
Шулай ук 42 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныф укучысы Сарвартдинов Рамазан, 53 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Закирова Камилә әдипләребезнең бик матур шигырьләрен сөйләделәр.
Шәһәребезнең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы»ның 12нче санлы китапханәсе - китапханэче кызларыбыз - Шәихова Алмазия Зиннур кызы, Гибадуллина Алсу Тәлгать кызы, Аксуева Әлфия Зөфәр кызы зур китап кургәзмәсе оештырдылар.
Туган телебезне саклау, яклау максатыннан шэхэребездэ, мэктэплэребездэ бик куп файдалы — кирэкле эшлэр башкарылуы туранда да сөйләнелде. Шэһэребезнең үзәк китапханэсе, гореф-гадәтлэребез, тарихи яшәешебезне бүгенге көндә тасвирлап — бар булганы ничек булган шулай күрсәтүче тарих һэм туган як музее, халык язучысы, драматур һәм прозаик Аяз Гыйләҗев исемендэ яна Татар драма театры турында да матур фикерләр әйтелде.
Быел күрше Тукай районының юбилей елы (45 ел). Котлаулыр юлланды, район турында сөйләнелде.
Бәйрәм барышында халкыбызның җырлары, көйләре яңгырады. Татарстан ресубликасының атказанган мәдәният хезмәмәткәре Илсөяр Зарипова, автор – башкаручы Илнур Фәйзуллин, популяр дуэт Алина һәм Динә Гарифуллиналар, популяр җырчы Марсилия, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, баянчы егетләребез Зөфәк Галләмов, Миннегали Мөхәмәтшин, Виталий Анисимов, курайчы Рөстәм Фәттаховларның чыгышларын тамашачы яратып карады, үз итте.
Кичәне әзерләде һәм алып барды Лилия Әбделмәнова.
#ДКЭнергетик
#культурныеЧелны
#культураТатарстана
#мойТатарстан
#моиЧелны
#фолкурок
#этноперемена
#татфолк2021
#народноетворчестводлявсех

Скачать адаптивные Joomla 3 шаблоны.