"Энергетик" мәдәният сарае "Замана" вокаль ансамбле 12 август көнне Актаныш районы Иске Кәдермәт авылының "Авыл бәйрәмендә" катнашты.

Ансамбльнең солисты Василь Шайхразиев нәк шушы авылдан. 17 кешедән торган төркем тагын бер ансамбль кешесенең авылында булды. Моңа кадәр Актаныш районы Түке авылында булганнар иде, Атлас Амируллин авылы.
Авыл халкы бәйрәмгә күп килгән иде, ансамбль чыгышын карап алар чын күңелдән таң калдылар, рәхмәт әйттеләр. җырчылар һәр берсе аерым да чыгыш ясады.
Бәйрәмнең музыкаль өлешен Татарстанның атказанган мәдәния хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева алып барды.
Менә дигән кеше, җырчы Василь Шайхразиевны үстереп биргәнгә Иске Кадермәт авылына мең рәхмәт!

https://vk.com/dk_energetik_nch?w=wall-103045238_7583

Скачать адаптивные Joomla 3 шаблоны.