Бу вакыйганы күпләр көтте, һәм ниһаять бу мизгел килеп җитте. Төзекләнгән, матурланган "Энергетик" мәдәният сараенда "Энергетик" - буыннар, халыклар дуслыгы, рух нигезе" дип исемләнгән тәүге концерт узды.

Мәдәният сараендагы үзгәрешләрне тамашачы сизми калмады. Килгән һәркем иң элек бина белән танышып чыкты. Кунакларны ялкынлы җырлар, яраткан көйләр белән "Замана" вокаль ансамбле каршы алды. Зур залга керү юлында тәкъдим ителгән фоторәсемнәрне карап, тамашачы залга узды. Алып баручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева, мәдәният сараеның тарихи еллары буенча кыскача экскурсия үткәрде. Шул вакытта экранда элекеге фотографиялар, видео язмалар сүрәтләнде. Концерт программасында шәһәребезнең иҗат төркемнәре һәм артистлары чыгыш ясады.
Кичә ахырында котлау белән, иҗади уңышлар теләп якташлар җәмгыяте вәкилләре сүз алды.
Кичә "Энергетик" мәдәният сараенда иҗат итүче җырчы егетләр һәм кызлар ансамбле чыгышы белән тәмамланды.

     
Скачать адаптивные Joomla 3 шаблоны.