Бүген, 27 гыйнвар көнне “Энергетик” мәдәният сараенда шәһәребезнең Мулланур Вахитов исемен йөртүче 2 нче гимназиянең 110 еллые юбилей кичәсе узды.

 

Очрашуга Ветеран укытучылар, белем мәктәбен тәмамлаган бик күп чыгарылыш укучылары килде. Кичә барышында совет мәктәбе чорыннан башланган хәтирәләр яңартылып искә алынды, мәктәпне тәмамлап зур хезмәт үрләренә ирешкән шәхесләрнең исемнәре бүген сәхнәдән горур яңгырады.

“Энергетик” мәдәният сарае директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Яр Чаллы шәһәренең Почетлы граданины Гөлзада Рзаева да 2 гимназиянең укучысы була. Аның чыгышын бәйрәм кунаклары бигрәк тә җылы кабул итте.

Кичәдә шәһәребез хакимияте исеменнән дә котлаулар, рәхмәт сүзләре яңгырады.

Гимназиянең чыгарылыш укучылары арасында сәнгат юлын сайлаганнар да бар. Популяр җырчы, композиторлар – Ришат Шәйхетдинов, Гөлназ Закирова үз мәктәбенә булган рәхмәт хисләрен яраткан җырлары аша юлладылар.

Бүгенге юбилей кичәсе бик җылы мөхиттә узды. Һәр килгән кунак, һәр тамашачы “Рәхмәт, мәктәбем!”, “Рәхмәт, укытучым!” дигән горурлык хисләре белән саубуллашты.

Рәхмәт бәйрәмне оештыручыларга!

Кыңгыраулы мәкт...
Кыңгыраулы мәкт...
Кыңгыраулы мәкт...
Кыңгыраулы мәкт...
Кыңгыраулы мәкт...
Кыңгыраулы мәкт...
Кыңгыраулы мәкт...
Кыңгыраулы мәкт...
Кыңгыраулы мәкт...
Кыңгыраулы мәкт...
Кыңгыраулы мәкт...
Кыңгыраулы мәкт...
Кыңгыраулы мәкт...
Кыңгыраулы мәкт...

Скачать адаптивные Joomla 3 шаблоны.