IMG 085

Кичә, 16 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда “Якты юл” газетасы үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте.

IMG 113Чарада Казаннан ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстанның журналистлар Берлеге рәисе Римма Ратникова, “Татмедиа” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Эльвира Исмагыйлева, Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев, редакция ветераннары, иң актив авыл хәбәрчеләре, газетаның дуслары һ.б. катнашты.IMG 169

“Башка районнардан аермалы буларак, Тукай районының Чаллы шәһәренә бик якын урнашуы, үз район үзәге булмавы бер яктан уңай күренеш булса, икенче яктан, журналистлар эшендә өстәмә авырлыклар тудыра. Газетага икътисади шартлар аеруча катлаулы булган чорда эшчәнлеген саклап калырга туры килә. Шуңа да карамастан, “Якты юл” иҗатын дәвам итә, күп еллар дәверендә яуланган укучылар хөрмәтенә тап төшерми” – диде үз котлавында Римма Атлас кызы.

IMG 112Юбилей уңаеннан “Якты юл” газетасы мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева һәм редакция хезмәткәрләренә Татарстанның журналистлар Берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Татмедиа” җәмгыяте, Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиевның мактау кәгазьләре, ә коллективка ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы, Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тукай районы башлыгы Вәсил Хаҗиев үз чыгышында райондагы бар вакыйгаларның газетада чынбарлыктагыча яктыртылып баруын уңай бәяләде.

Скачать адаптивные Joomla 3 шаблоны.