IMG 9048

Бүген, 3 ноябрь көнне, Яр Чаллы шэһәре педагогия университетында “Энергетик” мәдәният йортында эшләүче композиторлар, автор-башкаручылар, җырчылар студентлар белән очрашты.


IMG 9028IMG 9040“Җырлы дөнья” дип исемләнгән бу очрашу әдәби-тематик кичә - концерт буларак узды. Кичәдә татар музыка дөньясында үз тавышын тапкан, халык арасында популярлык яулаган талантлы композиторлар - Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гөбәйдуллин, автор – башкаручы Илнур Фәйзуллин узләренең җырларын бүләк иттеләр, студентлар белән җылы элемтә оештырдылар. Кичәдә шулай ук аларның тормыш, иҗат юлы сөйләнде, республикабызның алтын җыр фондында урын алган хитлар - җырлар яңгырады.

IMG 9036IMG 9074Татар халкының җыр чишмәсенең башы булган, музыка тарихына нигез салучы беренче атаклы композиторлар Заһидулла Яруллин, Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Сара Садыйкова, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин турында да истэлеклэр дә сөйләнде, тарих битләренә сәяхәт кылынды.


“Тел – халык күңеленең кыңгыравы”, “Мәхэббәт кешене матур итә”, “Яшәү мәгънәсе – яшәү мәгънәсен эзләү ул”, “Безне өмет яшәтә” - шул темаларга студентлар белән ачыктан – ачык әңгәмә дә оештырылды.

Концерт программасында яшь җырчылар Динара Мусина, Рәмзил Сәләхетдиновларның җырларын да тамашачы яратып кабул итте.
Халкыбызның җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә, ул чишмә, үзенең сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч,юаныч, дәрт биреп, һаман җырлана торсын иде дигән теләктә саубуллаштык без!

 IMG 9058  IMG 9066 IMG 9062 IMG 9071
Скачать адаптивные Joomla 3 шаблоны.