20 мая в день рождения композитора, Заслуженного работника культуры РТ Ринат Губайдуллина прошел гала-концерт IV Межрегионального заочного фестиваль – конкурса татарского искусства «Сердәш».

Ринат Гобәйдуллин исемендәге IV төбәкара татар сәнгате фестиваль-бәйгесенең “Җыр яшәтә күңелләрне” дип исемләнгэн гала-концерты узды.
20 нче май һәр елны «Энергетик» мәдәният йортында җыр - иҗат бәйрәме буларак уза композитор, “Сердәш” вокаль ансамбленә нигез салучы, КамАЗ төзелеше ударнигы, “Болгар радиосы” милли премиясе лауреаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллинның туган көне. Исән булса аңа 20 майда 70 яшь тулган булыр иде.
Бәйге – фестивальнең максаты бик гади һәм мәгьнәле - онытылмас мирасны халык күңеленә тагын да якынайту!
Бу бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр елдан-ел кубәя, фестивальнең масштабы киңәя! Быел бәйгедә Казан шәһәре, республикабызның бик күп районнары – Саба, Мамадыш, Зәй, Тукай районы, Алабуга, Түбән Кама районы, күрше Башкортостан республикасы Уфа шәһәреннән килгән талантлы егетләр, кызлар катнашты. 50 гә якын конкурсант, 15 ләп ансамбль бәйге тотты. Быел шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни талантлар күпләп катшашырга теләк белдерделәр.
Сайлап алу туры берничә номинациядә узды: халык җырлары номинациясе, вокал, автор буларак үз җырыңны башкару.
«Җырчы – композитор буларак мин үземне бик бәхетле саныйм. Чынлап та, әгәр халык синең бер җырыңны гына яратып җырласа да – олы сөенеч, олы бәхет ул!» – бу Ринат Гобәйдуллинның сүзләре. Гобәйдуллин Ринат Шәрип улы – татар музыка дөньясында үз тавышын тапкан, халык арасында популярлык казанган талантлы композитор. 140 якын җыр иҗат итә.
“Чаллы сиреньнәре”, “Бир, кулыңны гүзәлем”, “Түзик әле, без бит кешеләр, “Күчмә кошлар”, “Каз өмәсе”, “Әгәр бик сагынсаң” кебек җырлары - халкыбызның җыр фондында мәңге сакланырлык ядькәр бит! “Баегым”, “Тәкермән”, “Яшә гөрләп, Чыршылы”, “Теләнче Тамагым”, “Иске Дөрешем”, “Шәрлерәмәм”, “Әхмәтем” “Чирмешәнем” һәм башка бик куп авыл турында язылган шигьри юлларны көйгә салды ул, җырлар туды. “Халкым өчен җырлыйм” – дип горурланып иҗат итте Ринат Гобәйдуллин.
Тарихка күз салсак, 1977 елның яз аенда Ринат Гобәйдуллин үз янына талантлы яшьләрне туплый һәм “Сердәш” ансамблен оештырып җибәрә. 1979 елда «КамАЗ төзелеше ударнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнә! 1986 елда киң колачлы иҗаты һәм милли музыканы пропагандалауга керткән хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасның аткзанган мәдәният хезмәткәре» дигән исемгә лаек була.
Инде 4 ел дәвамында матур язларда яраткан композиторыбыз Ринат Гобәйдуллин иҗат иткән мәдәният йортында, яратып узенең җырларын халыкка буләк иткән зур залда – якты сәхнәдә татар сәнгатенең төбәкара “Сердәш” фестиваль – бәйгесе утә! Әлеге фестиваль Р. Гобәйдуллинның иҗатына – аның якты истәлегенә багышлана.
Иҗат кичәсендә чыгыш ясаган җиңүче кызлар, егетләрнең һәр чыгышын тамашачы алкышлар белән кабул итте. Лауреатларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гран-при Мамадыш районы мәдәният йорты каршында эшләүче «Зиләйлүк» вокаль ансамленә бирелде (җит. Гиниятова Г.З.). Ринат Гобәйдуллинның шәкерте – Татарстан Республикасының атказанган артисты Равил Галиевның чыгышы да бәйрәмгә матур бизәк булды.
Фестиваль-бәйгене оештыруда матди ярдәмен күрсәткән эшмәкәр Илсур Шигаповка рәхмәтебезне белдерәбез.
Һәр язда, нәкъ менә шушы көнне Ринат Гобәйдуллинның җырлары, көйләре яңадан безне очраштырыр дигән изге теләкләр белән саубуллаштык.
Төбәкара фестиваль-бәйгене оештыручы “Энергетик” мәдәния сараеның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Фәттахов.
Гала- концертны Лилия Абдульминова алып барды.

Больше фотографий в сообществе Вконтакте: https://vk.com/dk_energetik_nch?z=album-103045238_279418087

Скачать адаптивные Joomla 3 шаблоны.