IMG 7427

Җәйнең матур көннәренең берсендә, 28 июль көнне, “Энергетик” мәдәният сараенда “Эх җиләкле җәйләрнең, оныта алмамын ямен...” дип аталган концерт тамаша узды.


IMG 7435IMG 7456Концерт башланыр алдыннан кунакларны, үзләренең дәртле җырлары белән «Замана» ансамбле каршы алды.


Концертта “Энергетик” мәдәният сараеның ветеран җырчылары, иҗади төркемнәре хәм шәһәр халкының яратып өлгергән яшь җырчылары иң матур җырларын буләк иттеләр.


Алар арасында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, Татарстанның атказанган артсткасы Лилия Букеева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мавлявиев һәм Ринат Гөбәйдуллин; сэхнэ ветераннары Илсияр Зарипова, Салиха Габдуллина, Нурсания Кашапова; яшьрэк жырчылар Илнур Файзуллин, Ришат Шәйхетдинов, Динара Мусина,Нияз Хаматшин, Нәсим Шафиков, Резеда Альмакаева, Инзилә Ахметгараева. Шулай ук Зөфәк Галлямов җитәкчелегендә "Замана" ансамбле, “Ритм” бию ансамбле, Файзулла Туишев исемендәге конкурслар лауреаты Рафис Мусин, баянчылар Петр һәм Виталий Анисимовлар чыгыш ясады.

Кичэбезне Татарстаннын атказанган мэдэният хезмэткэре Гөлзада Рзаева алып барды.IMG 7473


Бәйрәмебез күңелле үтте. Тамашачылар хәрвакыттагыча артистларны көчле алкышлар белән каршы алды.

IMG 7424 IMG 7487
IMG 7463 IMG 7483
Скачать адаптивные Joomla 3 шаблоны.