Үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт белән караган халыкның гына киләчәге бар.

Шуңа күрә без күркәм затларыбыз, халкыбыз үткән олы тарихыбыз, гүзәл туган җиребез белән горурланабыз, алар рухы белән яшәргә һәм укучыларда да шушы сыйфатларны тәрбияләргә тырышабыз. Балаларда милли үзаң тәрбияләү, татар теленә, халкына, тарихына, туган ягына мәхәббәт, горурлану хисләре уяту, рухи яктан бай, физик камил шәхес тәрбияләү аеруча игътибарга лаеклы. Шул максаттан, 21 нче февраль көнне шәһәребезнең 3 нче санлы урта белем бирү мәктәбендә, Халыкара Туган тел көне уңаеннан «Туган ягым – яшел бишек» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Скачать адаптивные Joomla 3 шаблоны.