18 февраля в «Центре реабилитации инвалидов «Изгелек» состоялся литературно-музыкальный вечер «Туган телем – әткәм-әнкәмнең теле» приуроченный к Международному Дню родного языка и 100-летию ТАССР.

18 нче февраль көнне «Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә Халыкара Туган тел көне уңаеннан «Туган телем – әткәм-әнкәмнең теле» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.
Әдәби кичәдә Туган телебезнең байлыгы, көче, матурлыгы турында канатлы фикерләр әйтелде, «Тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы» икәнлеге ассызыкланды. «Безнең телебез – әкиятле Тукай теле» дип тә сөйләдек. «Замана» вокаль ансамбле (җит. Галлямов З.Г.) һәм «Замандаш» инструменталь ансамбле чыгышын тамашачы бик яратты, үз итте. Халкым күңелен әсир иткән гармун, тальян моңнары турында да зурлап әйтелде.. Шәһәребезнең истәлекле – тылсымлы урыннары - Тукай хәйкәле, Тинчурин бульвары турында да фикерләр яңгырады. Телебезне баетучы, матурлаучы, зурлаучы, бөек дәрәҗәгә күтәрүче канатлы фиккерләр, әйтемнәр, мәкальләрне бергәләп искә алдык.
«Замана» ансамбле солистлары – Фәния Хасанова, Разыйм Кадыйров, Гамбәр Газизуллина, Зәбир Хәлимов, Фәнилә Салихова, Минниса Садыйкова, Рәкыйф Хафизовларның чыгышларын тамашачы алкышларга күмде. Татар музыка уен коралларында уйнаучы таланлы егетләребез – Фәнис Гыйниятов, Наил Загретдиновның чыгышлары бигрәк тә җылы кабул ителде. «Замана» вокаль ансамбленең дәртле, моңлы, күмәк җырлары бигрәк уңышлы булды. Ансамбльнең җитәкчесе Зөфәк Галлямовка да зур рәхмәтләр әйтелде.
Кичәне Лилия Абдульминова алып барды. Кичә бик җылы табигый мөхитта узды.

Скачать адаптивные Joomla 3 шаблоны.