IMG 3374

Татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне зурлау, хөрмәтләү, саклау һәм үсеп килүче буынга бар матурлыгы белән җиткерү максатыннан, Халыкара тел көне уңаеннан, 29 нче февраль көнне «Энергетик» мэдэният сараенда "Туган телем - аннам теле" дип аталган традицион әдәби-музыкаль кичә узды.

Әлеге кичәдә урта һэм югары сыйныф укучылыры, шулай ук татар теле һәм  әдэбияты укытучылыры, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары да катнашты.

Очрашуда  шәһәребезнең 58 нче санлы татар мәктәбенең Рөстәм Фаттахов җитәкчелегендә курайчылар ансамбле чыгыш ясады. Шулай ук “Асылташ” балалар һәм яшьүсмерләр социаль үзәгенең тәрбиячесе Нуртдинова Ризедә Янгировнаның чыгышын тамашачы җылы кабул итте.

Традицион кичәбездә “Энергетик” мәдәният сараенын җырчылары Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиев, Илсөяр Зарипова, Олеся Шимон, Нияз Хаматшин,  Илнур Фәйзуллин, Алинә һәм Динә Гарифуллиналар да катнашты. Саф татар телендә оештырылган бу кичә барлык укучыларга бик ошады, кичә барышында аралашып - сөйләшеп активлык күрсәтүче балалар да күп булды. Кичәдә шәһәребезнең 42 гомуми белем биру мәктәпләреннән, «Калкан» полиция кадетлар мәктәбеннән һәм физкультура көллиятеннән 379 укучы катнашты.

Скачать адаптивные Joomla 3 шаблоны.